Балалар куркынычсызлык айлыгы нигезендә 30 августа Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе булды. Дәүләт хезмәткәрләре, үзәк аппарат офицерлары, ФКУ «ЦУКС ГУ МЧС РФ по РТ» һәм башка бүлекчәләр эшчеләре территорияне чүп-чардан җыештырыр һәм агачлар утыртыр өчен тупланды. Экологик акция Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүенә туры килде. Шуңа күрә хезмәткәрләрнең күбесе шимбә өмәсенә тулы гаиләләре белән килде.