2014 елның 14 августта 12 сәгать 20 мин. (мск) Тукай МР Яр Чаллы ш. ЕДДС ка №6 зональ эзләү-коткару отрядының төркем башлыгыннан “Сандали” шәһәр пляжы артында Кама елгасында вакыйга урыннан 100 метрда суүсем арасында су өстендә 2014 елның 11 августта законсыз пляжда баткан малай тәне табылганы турында хәбәр килде.
14 яшьлек Фәрид Сөнгатуллин, дустын агым белән алып киткәнен күргәч, киемен салмыйча, аның ярдәменә йөзәргә ашыкты. Ул дустына яр буена якын килергә булышты, ләкин үзен дулкын каплады. Начар һава торышына карамастан, ЗПСО №6 коткаручылары һәм ГИМС инспекторлары өч көн буе эзләүләр алып барды. Водолазлар эшләде. Вакыйга урынын трал методы белән дә тикшерделәр. Шулай ук иске йөк портыннан (“Сандали” пляж районы) Түбән Кама ГЭС маягына кадәр мотор көймәдә 7 километрлык яр буе да визуаль тикшерелде.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
1. Белмәгән һәм йөзәргә рөхсәт ителмәгән сулыкларда коенудан тыелып калыгыз.
2. Берүзегез коенмагыз.
3. Эчкән килеш коенмагыз.
4. Төпне белмәгән урыннарда суга чуммагыз.
5. Коену урыннарның билгеләреннән чит китмәгез, техник һәм кисәтү белгеләр, буйлар һәм башка әйберләр өстенә менмәгез.
6. Мотор, җилкәнле суднолар, ишкәкле көймәләр, баржалар һәм башка транспорт чараларына якын килмәгез – бу бик куркыныч.
7. Иптәшләрегезне яр буеннан, вышкалардан, сикерү басмалардан суга этмәгез.
8. Үзегезне артык суынуга һәм хәлсезлеккә кадәр җиткермәгез.
9. Балаларны су янында караучысыз калдырмагыз.