Бүген төнлә Зәйдә янгын сүндерүчеләр 9 кешене, шул исәптән 1 баланы коткарды

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

 Янгын турында хәбәр ФГКУ “Татарстан Республикасы буенча 16-ОФПС” ДДС-01 ПЧ-88 2014 ел 14 августта 4 сәгать 34 минутта килде. Шалтыраткан кеше торак йортның беренче каттагы фатирда яну турында хәбәр итте. Чакыру җиренә №1 – БИС янгын рангы буенча көчләр һәм чаралар тоткарсыз җибәрелгән иде. Шулай ук полиция, горгаз, горсеть, ашыгыч ярдәм бригада хезмәткәрләре җибәрелгән иде.

Сүндерү вакытында барлыгы 9 кеше коткарылды, алардан бер бала. 45 кеше үзе эвакуацияләнде, алардан 13 бала өстәге катлардан. Янгын нәтиҗәсе буларак фатирдагы 28 кв. м. мәйдандагы милек янып бетте. Торак йортка килеп туктау кыенлаштырылмаган иде. Янгын турында соң хәбәр итү янгын үстерүгә булышты. Янгынның алдан сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International