Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын,  электр җиһазны  монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элетр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.

 

13.08.2014ел  05.30  Яр Чаллы, Яңа шәһәр 49/25.

Тугыз катлы торак йортның өч бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 9 кешене коткара (шуларның берсе бала). Тагын бер, 1938 елгы хатын-кызны ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International