Узган атнада ТР буенча ГПС федераль янгынга каршы икенче отряд янгын сүндерүчеләре бер зур янгын тамашаның катнашучылары булды. Яна торган нефтьне сүндерү буенча бу зур масштаблы тактик өйрәнүләрне бүтәнчә берничек тә атап булмый. Мондый дәрәҗәле өйрәнүләр республика һәм бөтен ил өчен бик сирәк хәл, шуңа күрә берничә елга бер тапкыр үткәрелә. Төп аермасы – янгынның чын шартларына бөтенләй туры килү.
Мондый өйрәнүләрне үткәрер өчен һәрбер янгын подразделениенең мөмкинлеге юк. Аның өчен махсус шартлар, сынау полигоны, байтак көч һәм ресурс кирәк. Бәхеткә каршы, “Татнефть” компания җитәкчелеге бөтен яктан ярдәм иткәнгә һәм кызыксынганга күрә икенче отряд арсеналында бөтен нәрсә бар. Шулай ук янгын-техник кораллар турында да әйтергә була.
Янгын сүндерүчеләр алдында барлыгы ике авыр сугыш тора иде. Янгынның беренче тоткыры 2000 кубометрлы корыч резервуар булды. Бер минуттан соң вакыйга урынына 11 машинадан торган колонна җилдереп килә иде. Алдагы объект – туфрак амбар. Монда янгын сугышчыларын 240 кв. м. түгелгән нефтьне сүндерү көтә иде. Ут кочаклап алган “нефть күленә” ике расчет килә. Өйрәнүләр җитәкчелеге билгесе буенча өйрәнүләр югары дәрәҗәдә үтте, шәхси состав бөтен кирәкле хәрәкәтләрне белемле һәм җитез эшләде.