Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2014 елның 2 августы, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International