Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 76 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 3 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп  ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын сүндерү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 27 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

 

03.08.2014ел  17.21   Казан шәһәре,  Шаляпин урамы,15 нче йорт.

Ут ике катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 150 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 3 кешене коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International