Шәһәр читендәге балалар лагерларында өйрәнү эвакуацияләре үткәрелә

2014 елның 25 июле, җомга

ТР буенча ОФПС-2 хезмәткәрләре куркынычсыз ял максаты белән шәһәр читендәге Әлмәт районының “Берёзка” савыктыргыч үзәгендә йокы йортыннан лагерның балаларын һәм персоналның өйрәнү практик эвакуациясен үткәрде.

Шартлы сигнал буенча бөтен балалар вожатыйлары белән йокы йортын эвакуация чыгулары аша ташларга һәм урамда җыенырга тотынды. Педагоглар, отрядлар составын исемлек буенча тикшереп, МЧС хезмәткәренә йортта беркем дә калмаганын сөйләп бирде. Эвакуация тыныч һәм паникасыз үтте. Шулай ук клубта Куркынычсызлык көне нигезендә янгын сүндерүчеләр балалар белән янгын куркынычсызлык дәресен үткәрде, аларга ут сүндергечне ничек кулланасын күрсәттеләр, аннан янгын техникасы турында сөйләделәр һәм турыдан-туры янгын хезмәтенә кагылырга рөхсәт итте – балалар янгын киемен киеп карады һәм янгын машинаның рулен борды.

Балалар һәм вожатыйлар янгын вакытында нишләргә һәм төтен белән тулган бүлмәдән ничек чыгарга белер өчен җәй буе республиканың барлык шәһәр читендәге савыктыргыч лагерларда моңа охшаш профилактик әмәлләр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International