Бүген полигонда Комлы Кавал авылы янында Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең хезмәткәрләре ZALA тибының пилотсыз очу аппаратының (ПОА) өйрәнү җибәрүләрен үткәрде. Татарстан Республикасы буенча ГИМС МЧС России Үзәгенең “Лидер” дигән күп функцияле катер шул ПОА белән җиһазландырылган.
Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең хезмәткәрләре ПОА йөртү курсы буенча аерым уку үтте. Оча торган “карап торучыны” алар башта су киңлегендә түгел, ә чиста кырда җибәрергә карар итте. Җибәрү Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарә үзәге контроленда булган иде. Шуның өчен, ПОА җибәрер өчен приборлардан башка, күчмә идарә пункты да җәелдерелде. Җибәрү өчен ФКУ «ЦУКС ГУ МЧС России по Республике Татарстан» үзара эш оештыру бүлегенең башлыгы, эчке эшләр подполковнигы Руслан Хәйбуллин җаваплы булган иде.
Бу пилотсызчык гадәттән тыш хәл зонада разведка үткәрү өчен ясалган. Өстәмә көчләр һәм чаралар кирәк булганын шуның аша билгеләп була. Ул тирә-якта видеоязма һәм фотографияләү дә алып бара ала.