2014 елның 17 июльдән 18 нә кадәр Яр Чаллыда “Лесная сказка” ял базасында кече көймәләр буенча ФКУ «Татарстан Республикасы буенча ГИМС МЧС России үзәге» дәүләт инспекторлары арасында су-мотор ярышлары булды.
Ярышларның төп максаты – йөзү чараларын йөртү һәм суда һәлакәт кичерә торган кешеләрне коткару буенча ГИМС инспекторларының теоретик һәм практик әзерләнүнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын тикшерү һәм бүлекләр иплелеген тикшерүе.
Ярышларда катнашты:
- Казан инспекторлары бүлеге – бер команда (5 кеше);
- Түбән Кама инспекторлары бүлеге –команда (5 кеше);
- Чистай инспекторлары бүлеге –команда (5 кеше);
- Яр Чаллы инспекторлары бүлеге –команда (5 кеше);
- Яшел Үзән инспекторлары бүлеге, Кама Тамагы һәм Лаеш инспекторлар участоклары – җыелма команда (5 кеше).
Индивидуаль исәптә ярышларның нәтиҗәләре:
- 1 нче этап җиңүчесе – теоретик белемне тикшерү (тест), Яшел Үзән инспекторлары бүлегенең кече көймәләр буенча дәүләт инспекторы Никонов К. А.;
- 2 нче этап җиңүчесе – мотор көймәләрдә (катерларда) 2 км тиз чабу, Яр Чаллы инспекторлары бүлегенең кече көймәләр буенча дәүләт инспекторы Семенов А. С.;
- 3 нче этап җиңүчесе – мотор көймәләрдә (катерларда) маневрлап тиз чабу, Кама Тамагы инспекторлар участогының кече көймәләр буенча дәүләт инспекторы Ананьев А. В.;
- 4 нче этап җиңүчесе – гидроциклда маневрлап тиз чабу, Кама Тамагы инспекторлар участогының кече көймәләр буенча дәүләт инспекторы Ананьев А. В.
Команда исәптә ярышларның нәтиҗәләре:
- 3 урынны Яр Чаллы инспекторлары бүлеге алды;
- 2 урынны Чистай инспекторлары бүлеге алды;
- 1 урынны Яшел Үзән инспекторлары бүлеге алды.
Җиңгән командага күчмә кубок бүләк ителде. Ә 23 июльдә республика ярышларының нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча ГИМС МЧС России Үзәгенең җыелма командасы тупланачак һәм су-мотор спорт буенча МЧС России Идел буе региональ узәк чемпионатында катнашачак.