Ата-аналар өчен “Балаларга куркынычсызлык тәэмин итү” истәлеге

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Балаларның исән-саулыгын саклау – олыларның төп бурычы. Балаларга өйдә , урамнарда һәм шәһәр юлларында дөрес тәртип тотуның үзегезнең үрнәкне күрсәтегез. Җәйге каникулларның башында юлларда, сулыкларда, урманда, уйнау мәйданчыкларда, ишегалларында балаларыбызны югары куркынычлык сагалап тора. Моңа һава торышы, юл йөрү, буш вакыт булу, ә иң мөһиме олылар ягыннан тиешле контроль булмау ярдәм итә. Балалар ял иткән, сау-сәламәт һәм зыянсыз булыр өчен берничә кагыйдәләрне истә тотырга кирәк:

- балаларда шәхси куркынычсызлык тәэмин итү күнекмәләрен формалаштырыгыз;

- балалар белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрегез;

- балаларның буш вакыт проблемасын чишегез;

- балагызның кайда һәм кем белән булганны гел белеп торыгыз, торган урынын тикшереп торыгыз;

- белмәгән кешеләр белән сөйләшергә рөхсәт итмәгез;

- юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтегез;

- балалар белән уйнау яки спорт мәйданчыгында булганда куркынычсызлык күрсәтегез һәм бөтен куркынычсызлык таләпләрен үтәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International