Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше коткарылган.  

Сәбәпләре: мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 23 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар. .

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 19 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр,   ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 13 тапкыр.

 

14.04.2014 ел  18.54   Бөгелмә шәһәре,  Гафиатуллин урамы,  32 нче йорт, 2 нче корпус.

Ут биш катлы торак йортның беренче каттагы фатирда чыга. Янгын турындагы хәбәр күршеләрдән килә. Беренчеләр булып ТР буенча федераль янгынга каршы 64 янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре килә. Фатир эчендә алар хуҗа кешене табалар. Тиз арада аны куркынычсыз урынга алып чыгалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.  

 

Суда фаҗига килеп чыкмасын өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

-          җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска;

-          исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә;

-          балаларны караучысыз калдырмаска;

-          таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә;

-          сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә;

-          көмәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә киңәш итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International