Бүген Татарстан Республикасы буенча МЧС РФ Баш идарәсендә һәм Татарстан Республикасы МЧС йортында эш көне эвакуациядән башланды. Йортның коридорларында бишенче каттагы бухгалтерия кабинетларының берсендә янгын килеп чыгу турында белдерә торган тревога сөйләм сигналы яңгырады. Гадәттән тыш идарәчелегенең барлык 164 хезмәткәре йортны тиз һәм паникасыз ташлап китте. Бөтен эвакуацияләнгән хезмәткәрләр йорт ишегалдында җыелды, шахси составны тикшерер өчен бүлекләр һәм идарәләр буенча урнашты.
Эвакуциядән башка шулай ук бүген янгын бүлекләренең тревога чакыруы буенча килүе эшләнде. ТР буенча №7 ОФПС-7 янгын бүлегенең янгын автоцистернасы һәм автобаскычы берничә минут эчендә үк урынга килеп җитте. Ойрәнү эвакуациясен һәм янгын расчет эшен ТР буенча ГУ МЧС РФ башлыгы беренче урынбасары Таһир Кәримуллин күзәтте.