2014 елның 14 июльдә сагать 2:26 МЧС России җитәкчелеге карары буенча МЧС Россииның ИЛ-76 самолеты Ростов өлкәсеннән Украина Республикасыннан килгән 128 мәҗбүри күченүчене “Бегишево” аэропортына вакытлы урнаштыру пунктына (ВУП) кертү максаты белән илтте. ВУП Яр Чаллы шәһәрендә ике «КАМАЗ-Жилбыт» ЯАҖ тулай торак базасында урнашкан. Мәҗбүри күченүчеләрне кабул итер һәм урнаштырыр өчен МВД, ТР буенча ФМС, Сәламәтлек саклау министрлыгы территориаль бүлекләренең һәм “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль оешмасының үзара эше оештырылган.
Яр Чаллы администрациясе мәҗбүри күченүчеләрне вакытлы урнаштыру пунктларына ташыр өчен 40 урынлык 4 автобус бирде. ВУПта МЧС России хезмәткәрләренең, шулай ук полиция, медицина, администрация хезмәткәрләренең дежурлыгы оештырылды. Сәгать 5.00 (мск) 14.07.2014 елда ике ВУПта 128 кеше урнаштырылды, алардан ике айдан алып 16 яшькә кадәр 58 бала.
Украинадан килгән мәҗбүри күченүчеләрне кабул итер һәм урнаштырыр өчен РСЧС территориаль системасыннан 39 кеше, 14 берәмлек техника тартылды, моннан МЧСтан – 12 кеше, 3 берәмлек техника. МЧС России Украинадан мәҗбүри киткән гражданнарны регуляр рәвештә күчерә торган 6 һава күперен оештырды. Бүгенгә МЧС России авиациясе 4 778 кеше күчерде. МЧС Россииның җыелма автомобиль колонналары белән 5 679 кеше күчерелде.