“Булгария” теплоходы фаҗигасенә өч ел. Кайгырабыз һәм хәтерлибез!

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Кама Тамагы районының Сөйки авыланда Идел яр буенда мемориаль комплекста һәлак булганнарның туганнары һәм дуслары һәм шулай ук хәзерге тариһтагы суда иң зур катастрофалардан берсенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр дә җыелды. Фаҗига нәкъ өч ел элек булды. Яшенле яңгыр вакытында Куйбышев сусаклагычында”Булгария” теплоходы ярдан 3 км ераклыкта һәлакәткә дучар булды.

Кама Тамагы районында һәлак булганнарны искә алыр өчен фаҗига урынына ТР Президенты ярдәмчесе Равил Муратов, Идел буе региональ узәк башлыгы Игорь Паньшин һәм Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә башлыгы Рафис Хәбибуллин килде.

ТР Президенты ярдәмчесе Равил Муратов үзеннән һәм ТР Хөкүмәте исеменнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары белән эчкерсез кайгысын уртаклашты.

– Фаҗигале көннән өч ел аера безне. Булган вакыйгалар якын кешеләребезнең, туганнарыбызның, ирләрнең, сеңелләрнең, балаларның гомеренә кайгы китереп чыгарды, - ачты “Булгария” теплоходының һәлак булганнарына багышланган митингны Равил Муратов. – Бу өч ел күңелләребездә зур югалтуның ачы тойгыларын берничек тә йомшартмады. Бу фаҗига республика өчен генә түгел, ләкин күп Россия регионнарыннан да. Һәлак булганнарны искә алып, без күңелебездә хәтерне саклыйбыз.

Идел буе региональ узәк башлыгы Игорь Паньшин теплоход баткан урынга беренче килгәннәрдән берсе иде. ПРЦ МЧС России вертолеты оператив группа белән Игорь Паньшин җитәкчелегендә фаҗигадән соң беренче сәгатьләрдә үк килеп җитте.

- Без Куйбышев сусаклагычына килеп җиткәндә, - искә ала Игорь Паньшин, - дулкын биеклеге 2 метрга кадарь күтәрелә иде. Иң беренче без су өстенә солярка чыкканны һәм җирдә яткан “Булгариянең” коткару бөятен күрдек. Нәкъ шул моментта инде 16 көн дәвам иткән коткару операциясе башланды. Шул вакытта РСЧС республика системасы бик яхшыга эшләде.

Митинг азагында катнашучылар һәлак булганнарның исемнәр белән мемориаль стелага чәчәкләр куйды. Һәлак булганнарны тынлык минутасы белән искә алдылар, ә кайгы йөзеннән Идел буенда кораб гудогы яңгырады, су өстенә матәм үреме ычкындырылды.

Сөйки авыландагы төзелгән мемориалның үзәк мәйданында кайгы һәм хәтер митингы үтте.

Мемориал һәлакәт урыныннан берничә километрда фаҗиганең беренче еллыгында ачылган иде. Ул 122 үлгән пассажир һәм экипаж член исемнәре язылган стенадан, шулай ук часовня чиркәүеннән һәм мәчеттән тора.

Хәтерләсәк, 1955 елда Чехословакиядә төзелгән ике палубалы “Булгария” дизель-электроходы 2011 елның 10 июлендә Татарстанда ярдан 3 км ераклыкта батты. Бату вакытында суднода  201 кеше булган иде. 122 кеше һәлак булды, 79 коткарылды.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерер өчен МЧС Россиидан шәхси составның 500 кешесе һәм 80 техника берәмлеге тартылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International