Янгынны сүндерергә караганда кисәтергә җиңелрәк

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Янгын куркынычсызлык чаралыры пропагандасы максаты белән ТР буенча ГУ МЧС России Казан ш. Идел буе районының надзор эшләр отделы халык өйрәтүнең төрле формаларын куллана. Шулай Рихард Зорге ур., 39 адресы буенча урнашкан Казан ш. Идел буе районының социаль саклау отделы белән бергә халыкны янгын куркынычсызлык чараларына өйрәтү башкарыла.

Җәй вакыты һәм янгын куркынычлыклы эссе вакытлары җиткәндә янгын куркынычсызлык темасы хәзер үзенә башка актуаль. Хәзер халыкны кабул иткән вакытта торак секторда һәм бакчачылар ширкәтләрендә янгын куркынычсызлык чаралары турында килүчеләргә истәлекләр өләшелә. Һәркөнне социаль саклау отделы белгечләре, Идел буе районы буенча Материаль ярдәм республика үзәге бүлекләре, гаилә һәм балалар өчен ярдәм бүлекләр белгечләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре һәм социаль эшчеләр бик күп килүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Шулай итеп,  без районыбыздагы халыкның зур өлешен каплый алабыз, янгын куркынычсызлык турында гади белемнәрне кешеләргә кадәр илтә алабыз.

ОНЫТМАГЫЗ!  Янгынны сүндерергә караганда кисәтергә җиңелрәк. ЯНГЫН ЧЫККАНДА 01, 112 ШАЛТЫРАТЫГЫЗ.

Римма Власова, ТР буенча ГУ МЧС России Казан ш. Идел буе районы буенча Надзор эшләр отделы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International