Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 2 тапкыр.  Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен  дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут төртүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтаңлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15тапкыр чыктылар. 4кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 апкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7тапкыр,   ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

08.07.2014 ел 19.15-20.55  Казан шәһәре,  Красная горка поселыгы,  Идел елгасы.

Өреп кабартылган көймә өзелә. Өч кеше утрауда калып, ярдәм сорадылар. Коткаручылар ике ир кешене һәм бер хатынны коткарып ярга чыгаралар.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.  

 

Суда фаҗига килеп чыкмасын өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

-          җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска;

-          исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә;

-          балаларны караучысыз калдырмаска;

-          таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә;

-          сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә;

-          көмәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә киңәш итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International