2014 елның 2нче июльлдә № 55 янгын бүлегенең территориясендә Татарстан Республикасы буенча ФПСның 15 отрядның ГДЗС подразделениеләренең буыннары арасында ярышларның 2-нче этабы үтте. Ярышларда 11 команданың һәрберсендә 4шәр кеше катнашты. Катнашучылар белән отряд башлыгы Сергей Субботин исәнләште.
Беренче итеп командалар сулау аппаратлары белән төтен камерасына ташланды. Анда янгын чыганагын табып, шартлы янгынны бетерергә һәм йөкне чыгарырга кирәк иде. Ярышларның чираттагы этаплары өйрәнү манарасына баскычтан менү, “Яшка” дигән шартлы зыян күргәнне эвакуацияләү һәм янгын җиңсәдән су басымы белән мишеньгә тидерү булды. Нәтиҗәләр буенча №55 янгын бүлеге командасы беренче урынны алды, икенче урынны – ПЧ-89, ә өченче урынны – №54 янгын бүлеге.