Иртәгә Кырым Республикасының Бакчасарай районындагы Казакевич ис. балалар савыктыргыч лагеренда беренче смена тәмамлана. Искә төшерсәк, Россия Федераөиясенең яңа субъект территориясендә Татарстан Республикасыннан килгән балалар ял итә. Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәт алты кешедән һәм ике берәмлек техникадан торган подразделениесе аларның янгын куркынычсызлыгын саклый.
Кырым Республикасының Бакчасарай районындагы Татарстан янгын сүндерүчеләренең аерым постның башлыгы, эчке эшләр полковнигы Назыйл Исхаков хәбәре буенча, хезмәт итү вакытында Казакевич ис. балалар савыктыргыч лагере һәм шәхси состав белән һичбер вакыйга килеп чыкмады. Татарстан Республикасының янгын сүндерүчеләр канаты астында барлыгы 365 кеше тора, алардан 333 бала. Назыйл ИсхаковТР буенча ФПС подразделениенең шәхси составы балалар һәм шулай ук савыктыргыч йорт персоналы белән профилактик эш, шул исәптән көндәлек инструктаж үкәргәне тырында да сөйләде.