Мәктәп укучылары янгын сүндерүчеләрнең эш көннәрен күңелләндерде

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Мәктәп лагерендагы ял итүчеләр Апас муниципаль районының Федераль янгынга каршы хезмәтнең ПЧ-106 кадерле кунаклары булды. Балалар янгын сүндерүчеләргә кунакка беренче тапкыр килде, шуңа күрә алар, кызыксынуын яшермичә, сораулар бирде һәм күргәннәреннән сокланды. Балаларны тәҗрибәле МЧС хезмәткәре Илдар Вәлиев каршы алды. Ул янгын сүндерүченең авыр хезмәте, янгыннарның сәбәпләре һәм янгын куркынычлык кагыйдәләре турында сөйләде.

- Янгын бүлегендә балалар килеп чыкканда дежурлык тизрәк һәм күңеллерәк үтә. Үз эшеңә яктан карарга кызык та, эш көннәреңне балалар күзләре белән күрергә, - Апас МР надзор эшләр бүлеге башлыгы, эчке эшләр майоры Илдар Вәлиев тәэсирләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International