Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 0 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: газ җиһазык кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча –8 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Суда фаҗига килеп чыкмасын өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
- җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска;
- исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә;
- балаларны караучысыз калдырмаска;
- таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә;
- сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә;
- көмәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә киңәш итә.