2014 елның 18 июньдә ТР буенча УНД ГУ МЧС РФ Түбән Кама муниципаль районының надзор эшләр бүлеге “Олимпиец” спорт савыктыргыч лагеренда янгын куркынычсызлык буенча укулар үткәрде. Спортчы балалар зур шатлык белән янгын машинасын каршылады, ә янгын сүндерүчеләр аларга сугыш киемен киеп карарга тәкъдим иткәч, теләүчеләр чиксез күп булды. Янгын сүндерүче балаларга сугыш киеменең әйберләрен, коткару җиһазларын күрсәтте. Аннан соң янгын җиңсәнең сузуы булды, һәркем аны үз кулында тотып тора ала иде. Салмак кына балалар янгыннарны сүндерергә булыша торган икенче әйберенә күчте – ут сүндергечкә.
Дьяченко Галина Александровна, НМР буенча ОНД өлкән инспекторы