Татарстан Республикасы буенча ФПС уку үзәге. 47 ел эчендә 60 мең укуны тәмамлаучы

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

1нче майда Казанның Җиңү паркында Татарстан Республикасы коткаручылары Россия янгын саклауының 369 еллыгына багышланган халыкчан күмәк күңел ачу белән пиар-акцияне уздырды. Бәйрәмнең кунаклары, янгын саклау ветераннары алдында Россия Федерациясе Президенты Указына туры китереп Татарстан Республикасы МЧС России Баш идарәсенең башлыгы эчке эшләр хезмәте генерал-майоры Рафис Хәбибуллин “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт уку үзәге” өстәмә профессиональ белем дәүләт учреждениесенә байрак тапшырды.

2014 елның июлендә Уку үзәге 47-еллыгын бәйрәм итәчәк. Бу уку йорты өчен әле шактый срок түгел, әммә монда узган еллар эчендә Татарстан Республикасының күп МЧС бүлекләренә кирәк булган квалификацияле белгечләр хәзерләп чыгарылды. Янгын бүлекләрендә дә, МЧС России югары уку йортларында да Уку үзәген бетерүчеләр турында гел яхшы фикерләр генә әйтелә. Тормыш вакыты эчендә Уку үзәге 60 меңнән артык белгеч чыгарды. Алар Татарстан Республикасында гына түгел, ә аның чигеннән ерак тышта да уңышлы хезмәт итә. Узәкнең педагоглар коллективында 85 хезмәткәр эшли. Иваново янгын-техник училище бетерүчесе эчке эшләр хезмәте полковнигы Илдар Саматов 12 елдан артык үзәк белән җитәкчелек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International