Казанның Идел буе районында балалар белән эшкә аерым игътибар бирәләр

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Мәктәп канникуллары башлануы белән, балалар караусыз бер үзе калганда, бала шуклыгы аркасында янгыннарны кисәтү темасы бик актуаль була. Шуңа күрә мәктәп лагерларның эш көннәрендә балаларның янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүенә зур басым куела.

Бу Идел буе районын саклау буенча №7 янгын бүлегенә килеп янгын техникасын һәм җиһазларын карау да, Идел буе районы буенча надзор эшләр отделы хезмәткәрләре белән янгын темага әңгәмәләр һәм викториналар үткәрү дә, янгыннан саклау музеена килү һ. б.

Шулай итеп, Идел буе районының №114 мәктәп нигезендәге “Веснушки” лагеренда МЧС Көне узды. Анда янгын машина техникасы һәм янгын җиһазлары күрсәтелде, янгынга каршы темага рәсемнәр конкурсы һәм викторинасы, гамәли янгын спорт элементлары белән һәм ясалма янгынны чын сүндерү эстафетасы уздырылды, янгын баскычы белән кешеләр коткарылды. Бүлек хезмәткәрләре бу чараның барлык катнашучыларына янгын темага истәлекләр, плакатлар, календарьлар бүләк итте.

Казанның Идел буе районы надзор эшләр бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International