Баулы районының “Ласточка” балалар савыктыргыч лагеренда эвакуация узды. Балаларның тыныч иртәсен сирена улауы бозды. Балалар, бөтен эшләрен калдырып, тревога буенча бүлмәләрен ташлап китте. Бәхеткә каршы, янгын турында хәбәр өйрәнү өчен иде.
Ял итүчеләрнең һәм персоналның эвакуациясен четерекле итеп МЧС хезмәткәре караган иде. Надзор эшләр инспекторын вак нәрсәләр кызыктыра кебек тоела иде: нинди вакытта балалар һәм персонал эвакуацияләнә алды, исемлек буенча барлау ни дәрәҗәдә җитез һәм дөрес уздырылды, балалар янгын вакытында кая йөгерәсен беләме икән һәм күп башка сораулар. Ләкин чын янгын шартларда кемнеңдер гомере шушы хәрәкәтләрнең дөрес башкаруыннан торырга мөмкин.
МЧС хезмәткәре баларга гади янгын куркынычсызлык кагыйдәләре, балалык шуклыгы яки саксыз ут куллану аркасында чыккан янгын вакыйгалары турында сөйләде. Чараның нәтиҗәсе буенча балаларга һәм персоналга каты “дүртле” куелды.