Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 0 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакыта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Суда фаҗига килеп чыкмасын өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
- җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска;
- исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә;
- балаларны караучысыз калдырмаска;
- таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә;
- сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә;
- көмәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә киңәш итә.