Концерттан аттракционнарга кадәр!

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Шундый кызык сәяхәтне усеп килә торган буын өчен ТР буенча ФПС ГПС икенче отряд хезмәткәрләре әзерләде. Ут белән сак куллану темасын балачак бәйрәмендә беркем дә онытмады. Янгын сүндерүчеләр балалары белән республиканың көньяк-көнчыгыш төрле почмакларыннан икенче отрядның бер зур дус гаиләсен төзеп Әлмәткә килде.

Отрядның җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты көчләре белән оештырылган әмәлнең программасы бик бай булып чыкты. Гадәтчә мавыктыргыч бүлеге алдыннан белемне арттыру бүлеге узды – балалар янгын техникасы мөмкинлекләре белән танышты һәм руль алдында утырып та карады.

Яшь тамашачылар бию һәм җыр чыгулары белән генә ләззәтләнмәде, алар актив катнашучылар да булды.  Җитди әңгәмә башлангач, сүзне ТРО ВДПО Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре алды. Балалар утны сак куллану кагыйдәләре, беренче ярдәм турында белем алдылар һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләр номерын искә төшерде. Мөһим мәгълүматләрне онытмас өчен һәркемгә бүләк итеп истәлек бирелде. Кичнең төп сюрпризы аттракцион билетлар булды.

Юлия Григорьева, ФКУ «2 ОФПС ГПС по РТ» матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International