“Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” мәгълүматлары буенча киләсе сәгатьтә, көн азагына кадәр сакланып, һәм 2014 елның 11 июнь киченә кадәр Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле, коеп яуган яңгырлар, боз, 20-24 м/с кадәр давыллы җил көтелә.
МЧС РТ тәкъдим итә:
Йөртүчеләргә ахыр чиктә генә торак йортлардан юлга чыгарга, юлларда бик сак булырга, куркынычсыз ара тотарга, тизлек режимын һава шартларына карата сайларга. Буталчык маневрлар, кисәк туктаулар ясамаска тырышырга һәм юл билгеләре боерыкларын, ГИБДД юл-патруль хезмәт эшчеләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен төп-төгәл үтәргә кирәк. Кардан чистарту техникасы бертуктаусыз эшләр өчен туктау һәм тору кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Республика халкына балконнардан һәм ишегалларыннан ныгытып куелмаган әйберләрне җыештырырга, тәрәзәләрне әйбәтләп бикләргә кирәк. Давыллы җил вакытында өй кәрнизләреннән, реклама стендларыннан ерак йөрергә тәкъдим итәбез. Ватылучан элгечләр һәм черек агач кәүсәләр янында тормаска. Җимергеч җилдән йортның подвалында яки подъездында качырга кирәк.