Янгыннан тизрәк, биегрәк, көчлерәк!

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Узган җомгада республика янгын сүндерүчеләре профессиональ ярышларда очрашты. Тататарстан ГПС федераль янгынга каршы хезмәтнең договор бүлекләренең янгын сүндерүчеләре арасында иң көчлеләрен табыр өчен аларның белемнәре тикшерелде. Ярышларны Җәлил авылының ПЧ-32 күнегүләр полигоны базасында икенче отряд кабул итте.

Парадны ТР МЧС России Баш идарәсе Дәүләт янгынга каршы хезмәт башлыгы урынбасары эшләрен башкаручы эчке эшләр полковнигы Чанышев Константин Маратович. Кадерле кунаклар арасында Сарман муниципаль районының совет аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Җәлил авылының МО исполком җитәкчесе Ирина Кәлимуллина һәм НГДУ «Джалильнефть» җитештерү буенча идарә итү башлыгы беренче урынбасары, баш инженер Рәис Әхмәтшин.

Оештыручылар үзенчәлекле  атмосфера ясый алды. Тамашачылар арасында балалар булганга күрә дә. Аларга янгын сүндерүчеләрнең эшләрен аңлар өчен булган хәлләргә икенче отряд башлыгы урынбасары Владимир Салун комментарий бирде.

Ярышлар ахыры буенча зур аерылу белән беренчелекнең хуҗалар командасы җиңде. Финишта алты ярым минут эчендә икенче отрядның ПЧ-32 караулы барысыннан да тизрәк булып чыкты. Икенче урынны 9,34 минут результаты белән ОФПС-5 башкала командасы алды. Өченче урында 9,49 минут резулҗтаты белән Яр Чаллы ОФПС-4 командасы булды.

Юлия Григорьева, ФКУ «2 ОФПС ГПС по РТ» матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International