Надзор эшләр хезмәткәрләре аерым янгынга каршы режим вакытында учак ягу тыелганы турында гражданнарны кисәтә

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Бүген Мәскәү районының надзор эшләр хезмәткәрләре профилактик рейд вакытында урман зонасына якын булган Краснооктябрьский авылының кешеләре арасында янгын куркынычсызлык таләпләр үтәгәнен аңлату эшләрен алып барды. Табигый янгын килеп чыкса, ул агачлардан йортларга яки дә авылдан урманга күчә торган янгынга дучар булырга мөмкин.

Кайбер кешеләр өйләрен урманга бик якын төзегән. Әмма күбесе хәстәрен күрә: берсенең ишегалдысында су белән тулы цистерна тора, икенчесенең су тулы мичкәсе дә, ком белән зур әрҗәсе дә бар. Алар барысы да шул авылда туксанынчы еллардан тора һәм күршеләрнең кайчандыр янган өйләренә карата өйрәнгән. Шундый янгыннар күп булмас өчен надзор эшләр инспекторлары өйрәтә торган әңгәмә дә уздырды, янгын кагыйдәләр турында истәлекләр дә өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International