Янгын турында телефон аша ничек хәбәр итәргә, яна торган бүлмәдән ничек чыгарга, янгында зарар күргәнгә ничек ярдәм итәргә – бу барлык практик белемнәргә бүген мәктәп лагерендә ял итә торган балалар өйрәнде. Янгын нормаларыннан һәм кагыйдәләреннән башка, балалар суда куркынычсыз тәртип тотуы буенча ликбез үтте.
Дәреснең базасы мәктәп ишегалды булды. Казанның №99 мәктәп киң территориясе практик әмәлләр уздырыр өчен бик килеште. Башта дәрес оештыручы балаларга яхшы киңәшләрне игътибар белән тыңларга теләде. Аннары гына балалар берничә этаптан торган янгын эстафетасында катнашты. Дәреснең ахырында, МЧС хезмәткәре балалар хәвеф-хәтәр күрмәс өчен «Добрые советы от МЧС» китапчыкларын һәм суда куркынычсызлык истәлекләрен таратты.