Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2014 елның 7 июне, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 164 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 27 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 13 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, механизмның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.  

 

Суда фаҗига килеп чыкмасын өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

-          җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска;

-          исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә;

-          балаларны караучысыз калдырмаска;

-          таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә;

-          сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә;

-          көмәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә киңәш итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International