Әгерҗе районының Иж-Бубый мәктәбендә күнегүләр узды

2014 елның 6 июне, җомга

Балалар мәктәп лагерьләр ачышын әзерләүе нигезендә надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм Әгерҗе янгын сүндерүчеләре белән бергә Иж-Бубый мәктәбендә күнегүләр уздырылды.

Балалар бакчасы укучыларының эвакуациясе һәм янгын чыгу вакытытнда персоналның практик эшләүе уздырылды. Гомуми тезелештә янгын надзоры баш инспекторы Айрат Шайдуллин эвакуациянең нәтиҗәләрен китерде, булырга мөмкин хаталар һәм нәтиҗәләр турында сөйләде. Киләсе җәйге каникуллар алдыннан ул шулай да көндәлек тормышта янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында инструктаж үткәрде. Укучылар игътибар тыңлады һәм төрле сораулар бирде.

Ахырда Айрат Шайдуллин активлык өчен рәхмәт белдерде һәм йомгаклады: “Педагоглар да, балалар да үз эшләрен бик яхшы үтәде, персонал булдыклы эшләде, эвакуация җитез узды.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International