Балалар һәм ата-аналар өчен җәйге куркынычсызлык турында!

2014 елның 6 июне, җомга

Хөрмәтле балалар һәм ата-аналар! Татарстан Руспубликасы МЧС Росии Баш идарәсе уку елының тәмамлануы белән котлый һәм күңелле, кызыклы җәйге яллар вакытына игътибар итә. Кайсыгыз җәйге каникулларда шәһәрдә калды, кайсыгыз ял базасында, авылда ял итә.

Янгын куркынычсызлыгы

Кайда да булсагыз, җәйге ял вакытында ут белән бик сак булырга кирәк икәнен әйбәтләп истә калдырыгыз.

- өйдә дә, урамда да шырпы белән шаярмагыз;

- ишегалдында, төзелешләр янында һәм яна торган әйберләр янында ут якмагыз;

- чарлакта, печәнлектә, сарайда һәм идән астында ут белән уйнамагыз;

- мәктәпкәчә яшьле балалар артыннан карагыз.

Янгынны күреп тапсагыз, тоткарсыз янгын хезмәтенә «01» и «112» номерлары буенча шалтыратыгыз һәм олылырга хәбәр итегез.

Балалар өчен суда куркынычсызлык кагыйдәләре

Суга төшеп китергә мөмкин җирләрдә басып торма һәм уйнама.

Йөзә белмәсәң яки әйбәт йөзә белмәсәң тирән җиргә кермә.

Белмәгән җирләрдә су астында йөзмә. Төптә әллә нәрсәләр булырга мөмкин.

Калкавычтак ераграк йөзәргә ярамый.

Көймәләргә якын килергә ярамый. Сине винтка тартырга мөмкин.

“Көндәшне” су астында тоту уеннарын беркайчан да уйнама – ул тончыгырга мөмкин.

Кулдан ясалган салларда яки икенче төрле йөзү чараларда йөзәргә тырышмагыз.  Алар синең авырлыгыңгны чыдамыйча әйләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International