Мәктәп укучыларының җәйге каникуллар вакыты җитте. Бик еш балалар бүтән бер эш таба алмаганга я олылар аларның уеннары белән кызыксынмаганга балалар ут белән уйнарга тотына. Шуңа күрә Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районының №2 Актүбә гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәп лагерендә ял иткән кече сыйныф укучылары белән янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлар өчен Татарстан Республикасының Әлмәт районының янгынга каршы отрядындагы Актүбә торак пунктын саклый торган аерым постында экскурсия уздырылды.
Башта аерым постның эшчелере пост йорты буенча экскурсия уздырды. Мингазов Д. Н. укучыларның сорауларына җавап тота иде. Ул техниканы, җиһазларны, янгын киемен күрсәтте, хезмәт һәм профессиональ эшләр, янгын чыгу сәбәпләре турында сөйләде, янгын куркынычлыгы фикереннән карата төрле әйберләрнең сыйфатлары белән таныштырды, янгын чыгуга куркынычсызлы тәртип тоту чараларына өйрәтте, ничек янгында юл таба алу һәм «01» яки «112» номерларына шалтырату турында сөйләде.