Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 224 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 39 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 34 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакыта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакыта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
5.06.2014 ел 13.25 Әгерҗе шәһәре, К. Маркс урамы, 91 нче “а” йорты, «Ризалит» кибете.
Бер катлы кирпеч кибеттә ут чыга. Мәйданы 600 кв.м. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
5.06.2014 ел 21.10 Дрожжаной МР, Иске Ишли авылы, КРС ООО «Ак Барс - Дрожжанное» фермасы.
Бер катлы хуҗасыз бинада ут чыга. Мәйданы 500 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Суда фаҗига килеп чыкмасын өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
- җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска;
- исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә;
- балаларны караучысыз калдырмаска;
- таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә;
- сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә;
- көмәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә киңәш итә.