Балалар саклау көне алдыннан Сарманда мәктәп лагере нигезендәТРО ВДПО Әлмәт бүлегенең Сарман участогы инструкторлары балалар белән “01 шалтырат” бәйгесен уздырды. Дәрес балалар арасында янгынннар пропагандасына һәм профилактикасына һәм ут белән сак булу белемен бирүенә юнәлтелгән иде.
Дәрестә Сарман урта мәктәбенең өченче сыйныф укучылары катнашты. Тематик бәйге җиде биремнән торган иде: бәйләнгән күзләр белән янгын саклау номерын җыю, “ташучылар бәйгесе”, янгын темасы буенча бәйгенамәнең сорауларына җавап бирү, вакытка ВДПО формасын кию, янгын җиңсәсен сузу, табышмак бәйгесе һәм ут сүндергече белән йөгерү. Балалар барлык биремнәрне “бик яхшыга” булдырды.