Биштән өч пляж әзер, ләкин коенырга тәкъдим ителми

2014 елның 30 мае, җомга

Бүген коену сезонын расми ачуы алдыннан Казанның Түбән Заречье пляжында коену һәм ял итүчеләрне кабул итү яраклылыгы тикшерелде. Техник тикшереп чыгуны ТР ГИМС МЧС России үзәге хезмәткәрләре үткәрде.

Пляж хуҗалары майның башында ук әзерләнә башлады. Бүгенгә шәһәрнең барлык биш пляжын ГИМС хезмәткәрләре тикшерде. Алардан икесе рөхсәт ителмәгән. «Изумрудное» пляжының хужасы үзгәрде. «Глубокое» күлендә су керә башлый торган җирдә төп тигез түгел. Бу ике пляжда су коенырга тыела, ләкин су янында ял итәргә ярый. “Милекчеләр боерыкларын вакытында үтәсә, бу пляжлар да ачылырга мөмкин”, - йомгаклады Илһам Насыйбуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International