28 май көне ТР ОФПС-1 хезмәткәрләре өчен хезмәт бурычын үтәгән вакытта вафат булган иптәшләр истәлеге көне булды. Бу көндә вафат булган хезмәткәрләрнең гаиләләре отрядка чакырыла. Анда табын җәелә, ирләренең, аталарының хезмәт еллары искә алына. Вафат булган хезмәткәрләрнең гаиләләре ТР ОФПС-1 аркасында игътибарсыз һәм кайгысыз калмый. Аларга бөтен яктан ярдәм ителә.
28 майда 1989 елда «Нижнекамскнефтехим» газ заводы җитештерү берләшмәсенең насос станциясендә булган янгын иптәшләребезнең гомерен өзде.