Сарман районының яшь янгын сүндерүчеләр дружинасылар ярышлары

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Сарманда “Старт” дигән спорт мәйданчыгында яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында янгын-практик спорт ярышлары узды. Бу ярышлар хәр елны уткәрелә һәм аларда Сарман муниципаль районының төрле мәктәп командалары катнаша. МБББУ "Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе", МБББУ “Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе” һәм МБББУ “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе” катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре балаларның булдыра алганын күрсәтте. Ләкин иң көчлеләре барыбер табылды. Иң күп балл җыйган МБББУ "Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе" командасы беренче урынга чыкты, икенче урынны МБББУ “Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе” командасы, ә өченче урынны МБББУ “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе” командасы ала.

Ярышлар җиңүчеләргә бүләкләр бирү церемониясе белән тәмамланды. Кадерле призларны һәм мактаулы кәгазьләрне Әлмәт район һәм шәһәр ТРО “ВДПО” булеге әзерләгән иде. Мондый онытылмас бәйрәмне Сарман районы ОНД дознавателе Быренков Р.Н., Сарман АМРО ТРО ВДПО участогы башлыгы Хәкимов И.Ф., Сарман муниципаль районының белем бирү бүлеге башкарма комитеты белгече Хадиев И.У әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International