Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2014 елның 25 мае, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 109 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 6 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар булган, 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгны, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  10 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

 

23.05.2014 ел 17:49 Арча МР,  Кутук авылы,  Гагарин урамы, 36 нчы йорт

Өч шәхси йорт һәм каралты янды. Мәйданы 235 кв.м. 24 май көнне 10:35 сәг. янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1990 елгы ир-ат мәетен табалар.  Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

 

 

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International