Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче отряд янгынчылары коткару осталыгын күрсәтте. Республиканың бөтен көньяк-көнчыгыш почмакларыннан Җәлил авылына 13 подразделение вәкилләре бәла килеп чыкканга дигәндәй очып килде. Ләкин сәбәбе күңелле булса да, янгын сүндерүчеләр үзләрен тулысынча күрсәтте. Хәрби җәелдерү ярышларында башкача җиңеп булмый шул.
Бу ярышларның төре янгынчылр арсында иң хөрмәтлеләреннән берсе, чөнки ул реаль хәрби шартларына якын итеп уздырыла. Моннан башка, катнашучыларның аерым әзерлеге генә түгел, ә аларның бәйләнеш дәрәҗәсе дә әһәмиятле.
ПЧ-32 ярышлар хуҗалары барысыннан да тизрәк булдырды, алар 7 минут 21 секунд нәтиҗәсе белән беренче урынны алды. ПЧ-81 (Маврино) янгынчылары алардан әз генә арттан калды. Өченче урынны ПЧ-27 (Кичуй) вәкилләре алды. Җиңүче караул күчмә кубогы белән һәм мактаулы бурыч белән бүләкләнде.