Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 106 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 15 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгны, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  7 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

 

25.05.2014 ел 00.30 Әлки МР,  Бибаево Челны торак пункты, сулык.

Җирле кешеләр ярдәме белән судан, 2005 елгы малай мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

25.05.2014 ел  06.52  Түбән Кама МР,  Кызыл Кадка торак пункты,  Зәй елгасы.

ЗПСО №6 коткаручылары судан, 1958 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

25.05.2014 ел  12.46  Бөгелмә шәһәре,  Гашека урамы, сулык

64 нче янгын сүндерү сагы хезмәткәрләре судан, 1957 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

25.05.2014 ел 18.24  Яшел Үзән шәһәре, көймәләр станциясе «Парус», Идел елгасы

ГИМС хезмәткәрләре судан, 1981 елгы ир-атны коткаралар. Хәле уртача, медицина ярдәменнән баш тарта.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International