Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 104 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 9 тапкыр.  Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 2 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, газ баллоны шартлау аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, газ җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  7 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.

 

20.05.2014 ел  13.59  Тукай МР, СНТ «Искра-1»,  № 562, 571, 572 участоклары.

Ут  өч бакча йортын камап ала. Мәйданы 104 кв.м.  Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе - электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International