Яр Чаллыда Федераль дәүләт казна учреждениесенең “ТР 15нче федераль янгынга каршы хезмәт итү отряды” №56 янгын бүлеклеге базасында Тукай районының мәктәп укучылары арасындагы еллык янгын сүндерү спорт ярышлары узды. Спорт ярышларының оештыручысы Бөтенроссия ирекле янгынчылар җәмгыяте эшчеләре һәм ТР 15нче федераль янгынга каршы хезмәт итү отряды булды.
Ярышларда Теләнче-Тамак, Яңа Бүләк, Борды, Мусзавод, Иске Абдул, Новотроицк, Түгәрәк Күл, Князево, Татарстан, Новотроицкое мәктәпләреннән килгән 100дән артык бала катнашты.
Һәр команданың составы 6 кеше – 14тән 18 яшькә кадәр балалар. Ярышлар катнашучылары белән отряд урынбасары А. Н. Ящук исанләште.
100 метрлы киртәле узышта яшүсмерләр арасында иң яхшылары: өлкәннәр төркемендә 13.77 с результаты белән Түгәрәк Күл авыланнан килгән Камил Ялаев, урта яшьлек төркемендә 14.39 с результаты белән Түгәрәк Күл авыланнан килгән Вадим Васильев, кечеләр төркемендә 14.03 с результаты белән Комсомол авыланнан килгән Азат Сөләймәнов.
Штурм баскычына менү ярышларында өлкәннәр төркемендә 7.91 с результаты белән Камил Ялаев җиңүче булды, урта яшьлек төркемендә 8.26 с результаты белән Комсомол авыланнан килгән Владислав Мешавкин, кечеләр төркемендә 9.08 с результаты белән Новотроицк авыланнан килгән Максим Шубин.
Барлык зачетта Түгәрәк Күл авылының командасы иң яхшысы булып чыкты. Балаларга мактау кәгазләре һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Илсөяр Мөбәрәкшина, ФДКУ “ТР 15нче федераль янгынга каршы хезмәт итү отряды”