Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 105 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 14 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 1 кеше зарар булган, 5 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 27 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  6 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

 

19.05.2014 ел  11.46  Казан шәһәре,  Лукина урамы  2/15 нче йорт.

Уналты катлы торак йортның дүртенче каттагы балконында ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүнең шәхси составы 4 кешене коткара. Баскыч буенча 20 кеше  эвакуацияләнә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

19.05.2014 ел 17.53  Казан шәһәре,  Декабристлар урамы 131 нче йорт.

Тугыз катлы кирпеч торак йортның өченче каттагы балконында ут чыга.  Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүнең шәхси составы, 1938 елгы хатын-кызны коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International