17 майда Бөтенроссия урман утырту көненә Татарстан Республикасының барлык янгын саклау гарнизоннары подразделение территорияләрендә, урман массивларында һәм урман янган җирләрдә үсенте утырту буенча эшләр оештырды. Шул әмәлдә бөтен хезмәткәрләр категориясе үз гаиләләре белән дә катнашты.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы янгын подразделениеләр хезмәткәрләре 8 гектарлык мәданында 3540 ылыслы агач үсемтесе, 290 яфраклы агач усемтесе, 10 алмагач үсемтесе һәм 30 якын миләш куагы утыртты.