Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 97 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 5 тапкыр. Республикада 17 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 2 кеше зарар булган, 1 кеше коткарылган, 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 5 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
18.05.2014 ел 00.24 Лениногорск МР, Каркали авылы, Советская урамы, 89 йорт, «Роза» кибете. ИП Гыйләҗев.
Бер катлы кирпеч бинада ут чыга. Мәйданы 3 кв.м. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.
18.05.2014ел 09.30 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Мәскәү проспекты, 130а йорт.
Җир асты кабель коллекторында ут чыга. Мәйданы 20 кв.м. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү. Янгын нәтиҗәсендә 20000 кеше утсыз калды. 21.30 утны бирделәр.
18.05.2014 ел 10.43 Әлмәт районы, Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселок, Ленин урамы, 22 йорт.
Ут бер катлы кирпеч мунчада чыга. Мәйданы 8 кв.м. Туганнар ярдәме белән 1 кеше коткарылган. Янгынның сәбәбе - мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау.
18.05.2014 ел 14.42 Яшел Үзән шәһәре, Декабристов урамы, 9 йорт.
Өч катлы кирпеч йотрның беренче каттагы бер фатирда ут чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1958 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе –сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
18.05.2014 ел 17.51 Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 130 йорт.
9 катлы панель йортның беренче катында ут чыга. Мәйданы 4,5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1965 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
18.05.2014ел 09.50 Яшел Үзән МР, Свияжск, Зөя елгасы
Балык тотучылар судан, 1979 елгы ир- ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.