Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 120 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 16 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше һәлак булды.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 8 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
16.05.2014 ел 14.21 Казан шәһәре, Киров районы, Канашская урамы, 11 нче йорт.
Билгесез сәбәпләр аркасында бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 80 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1965 елгы ир-ат мәетен табалар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.