Кырда янгынчылар гына

2014 елның 16 мае, җомга

Әлмәтнең шәһәр стадионында Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт икенче отряды беренчелеге өчен  мини-футбол ярышлары узды. Почет трофее өчен көрәштә Көньяк-көнчыгыш янгын бүлекләренең 13 командасы катнашты. Ярышлар буе тигез каты көрәш бара иде. Җиңүче һәм приз алучылар пенальти серияләреннән соң гына билгеләнде.

81, 15, 21 һәм 77 янгын бүлекләренең янгынчылары иң көчле булып чыкты. ПЧ-81 (Маврино) җыелмасы 3:2 исәбе белән җиңде. Икенче урын ПЧ-15 (Альметьевск) вәкилләре артыннан. Өченче урынны ПЧ-21 (Карабаш) футболчылары япты. Тренер фикеренчә, үз командалары нәтиҗәләренә аерым өлеш кертте: Динар Әхмәдуллин, Наиль Ягудин һәм Денис Зәйнуллин.

Юлия Григорьева, ФКУ «2 ОФПС ГПС по РТ» матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International